ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Авыл җирлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан Шуганка авыл клубында "Могжизалар кыры" уены үткәрелде.Уенны авыл җирлеге башлыгы Исламова Илүсэ оештырды.

26 нчы апрель көнне Елгабаш авылы клубында "Тукай яши безнең күңелләрдә" исемле шигырь бәйрәме үтте. Г. Тукай язган шигырьләр сөйләделәр һәм әкиятләренә күзәтү үткәрделәр.

Үрәзмәт авылы китапханәчесе Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрде.
Яңа Усы авылы китапханәчесе, мәдәният йорты директоры белән берлектә, Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Без – Тукайлы халык” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. 
29 апрель көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең иҗади отчет концерты була.

Тат. Бүләр авыл  мәдәният йортында  Г.Тукайнын тууына 130 еллыгы уңаеннан "Сәйлән" балалар бакчасы һәм башлангыч класс укучылары белән берлектә әдәби кичә үтте.

25 апрель көнне аграр көллиятнең 152 төркем укучылары, Хафизов урамында узган ел утыртылган агачларны барлап чыктылар. Үсеп китмәгән агачлар урынына яңалары утыртылды.

Яңа Сәет мәдәният йортында Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте.

"Мизгел" яшьләр үзәгендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү бүлмәсе эшли башлады


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе
23 апрель көнне Мөслим урта мәктәбенең 7б лассы укучылары Колхоз урамында яшь үсентеләр утырттылар. Киләчәктә яшь агачлар безнең авылга ямь биреп торыр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International