«Без – Тукайлы халык».

2016 елның 26 апреле, сишәмбе
Яңа Усы авылы китапханәчесе, мәдәният йорты директоры белән берлектә, Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Без – Тукайлы халык” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Китапханәнең түрендә - Тукай портреты, “Ачыйк күңелләрне ак нур белән...” исемле китап күргәзмәсе, балаларның Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәре урын алды. Кичә “Тукай маршы” белән башланып китте, ”Туган тел”, “Әллүки” җырлары тыңланды. Өлкәннәр һәм балалар башкаруында шагыйрьнең шигырьләре, җырлары яңгырады. Бәйрәмгә кунак булып килгән Кәҗә белән Сарык, Шүрәле, Су анасы кичәне тагын да ямьләндереп җибәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International