«Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре кинотасма курсәтте...
Территориаль үсеш бүлеге
Баек авылы китапханәсе, мәдәният йорты директоры белән берлектә, "Бәхетле балачак" дип исемләнгән, балалар белән асфальтта рәсем ясау чарасы үткәрделәр.
"Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре кинотасма курсәтә...
11 июль көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Актаныш районының "Агыйдел" дәүләт җыр-бию ансамбле концерты булды. Ут күршеләребезнең дәртле биюләре, моңлы җырлары авыл халкының күңелен яулады. Һәр чыгыш көчле кул чабулар белән каршы алынды. Дустанә очрашудан тамашачы җылы хисләр белән, кабат очрашулар өмет итеп кайтып китте.
Сабантуйлар дөнья иңли. Үткән шимбәдә Удмуртия республикасы Можга шәһәре муниципаль берәмлегендә татар иҗтимагый узәге, татарларның милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән Сабантуй бәйрәме уткәрде. Мөслим муниципаль район башлыгы Рамиль Хамзович Муллин җитәкчелегендәге делегация Можга халкына татар иле сәламен юллады. Район үзәге үзешчәннәре татар телен, татар моңын сагынып килгән Сабантуй кунакларына матур концерт куйды.
Крәш-Шуран авыл мәдәният йортында балалар өчен "Күңелле җәй" исемле күңел ачу программасы булып узды.
Студентларның каникулларын кызыклы итеп үткәрү максатыннан, 10 июль көнне Мәлләтамак авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Башваткыч" уены үткәрделәр.
9 июль көнне Яңа Усы авылында "Питрау" бәйрәме узды. Күңелле уеннар, дәртле җырлар, балалар өчен уен мәйданчыклары килгән кунакларны битараф калдырмады. Соңыннан мәдәният йортында ди-джей Stifman дискотека уздырды.
9 июль көнне Яңа Карамалы авыл клубында яшүсмерләр өчен "Наркотиксыз дөнья" исеме астында әнгәмә үткәрелде. Кичә барышында күп кенә сорауларга җаваплар табылды. Шулай ук яшүсмерләр наркотиклар нәтиҗәсендә барлыкка килүче һәм сәламәтлеккә зыян салучы факторлар белән таныштылар. Соңыннан барлык әңгәмәдә катнашучылар анкета тутырдылар.