В Старокарамалинском СДК прошел концерт Актанышского государственного ансамбля песни и танца "Агидель".

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

11 июль көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Актаныш районының "Агыйдел" дәүләт җыр-бию ансамбле концерты булды. Ут күршеләребезнең дәртле биюләре, моңлы җырлары авыл халкының күңелен яулады. Һәр чыгыш көчле кул чабулар белән каршы алынды. Дустанә очрашудан тамашачы җылы хисләр белән, кабат очрашулар өмет итеп кайтып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International