ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Казан шәһәренең 2 нче татар гимназиясе базасында узган Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган “Изучение родных языков и преподавание на родных языках народов Поволжья РТ: история и современность” дигән укытучыларның республика конференциясендә Т.Табын төп, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әлфия Шакирова, Гөлчәчәк Даутова катнаштылар һәм төрле темаларга чыгыш ясадылар. Укытучыларның хезмәтләре конференция кысаларында нәшер ителә торган җыентыкта басылды, ТРсы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнарына лаек булды.

 

        Казан шәһәрендә узган VII Халыкара “Белем җәүһәрләре” интернет-проектлар конкурсының бүләкләү тантанасында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Җәлилова һәм аның укучысы Зөлфия Җәлилова катнаштылар. “Укытучы-җәүһәр” номинациясендә лауреат, “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясендә исә   Гөлназ Җәлилова III урын яулады, Зөлфия Җәлилова “Укучы-җәүһәр” номинациясендә I урынга лаек булды.Уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!

 

4 нче ноябрь көнне лицей базасында  шахмат буенча спорт мәктәбе беренчелеге үтте.  Бәйгедә  20 якын шахматчы катнашты

Район мәдәният йорты агитбригадысы, Баек авыл җирлеге халкы каршында концерт программасы белән чыгыш ясады.

Крәш. Шуран авыл мәдәният йортында "Көзге бал" кичәсе узды.

Мәдәният көндәлеге

Музыкантлар өчен экскурсия

Ташлыяр авыл мәдәният йортында "Беләсем килә" исемле уенлы - көлкеле кичә узды.

Нәниләр музейда

4 ноябрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре традицион рәвештә
ТР Конституциясе һәм Халыклар бердәмлеге көннәре хөрмәтенә акция уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International