Казан шәһәрендә узган VII Халыкара “Белем җәүһәрләре” интернет-проектлар конкурсының бүләкләү тантанасында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Җәлилова һәм аның укучысы Зөлфия Җәлилова катнаштылар. “Укытучы-җәүһәр” номинациясендә лауреат, “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясендә исә Гөлназ Җәлилова III урын яулады, Зөлфия Җәлилова “Укучы-җәүһәр” номинациясендә I урынга лаек булды.Уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!