ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2016 ел
җомга
9 ноябрь көнне Мөслим үзәк китапханәсендә "Буыннар очрашуы" циклын дәвам итеп композитор Сара Садыйковага 110 ел тулуга багышланган "Калфаклы сандугач" исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.

Үзәк китапханәдә татар халкының танылган җырчысы һәм композиторы Сара Садыйковага багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. Шул уңайдан "Кояшлы иҗат" дим исемләнгән китап күргәзмәсе оештырып куелды.

Яңа Усы авылы китапханәчесе “Һәр өлкәнгә рухи юл” кысаларында тыл ветераны Тазова Агниса апаның өендә булды һәм кайткан яңа матбугат белән таныштырды.

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе "Көндәлек режим һәм сәламәтлек" дип исемләнгән тематик кичә үткәрде.

ШТМ старт алды!


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында музыка һәм рәсем сәнгате укытучыларының район семинары узды. Миләүшә Шәяхмәтова 3нче класста “Йөрәккә якын урыннар” исемле ачык дәрес күрсәтте. Баланны төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Алсу Маннанова “Рәсем сәнгате дәресләрендә проект эшен оештыру” темасына мастер-класс үткәрде. Семинар тирән эчтәлекле, фәнни яктан укытучылар өчен файдалы итеп оештырылган иде.

 

9 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында Рәсәй һәм республика олимпиадаларының муниципаль һәм республика этапларына әзерлек буенча рус теле һәм әдәбияты укытучыларын укыту семинары узды. Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Фаррахова Р.Г. республика олимпиада үзәге тарафыннан оештырылган семинарда алган яңалыкларын хезмәттәшләре белән уртаклашты

 

Крәш Шуранавылы китапханәчесе "Дуслык" балалар бакчасы нәниләрен "Салават күпере" журналының яңа номеры белән таныштырды.

Метрәй авылы китапханәчесе "Ислам - иминлек һәм игелек дине " дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде. 

Мөслим лицее һәм "Карлыгач" балалар бакчасы коллективлары "Туган якның милли моңнары" исемле концерт программасы тәкъдим иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International