10 ел рәттән мәдәният бүлеге район күләмендә “Шаяннар һәм Тапкырлар” клубы төркемнәре арасында бәйге уздырып килә. Быел да “ ярыштан - Шаярышка!” исеме астында КВН конкурсы игълан ителде. Беренчеләрдән булып, 9 ноябрь көнне Иске Карамалы мәдәният йортында шаяннар һәм тапкырлар клубы төркемнәре арасында зона ярышлары булып узды. Биредә Баек , Иске Карамалы, Октябрь, Усы авыл җирлекләре командалары көч сынашты.Уен бик күңелле, күтәренке рухта үтте. Компетентлы жюри бәйгеләргә бары тик югары баллар гына куйды.Әлеге зона турында I урынны - Иске Карамалы "Әшәке малайлар" командасы яулады. Алар районда узачак финал ярышларында катнашачак.