ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбенең театр, хореография, җыр сәнгате бүлеге балалары әниләрен чакырып “Иң кадерле әнием” исемле кичә үткәрделәр.

23
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе
Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең 3 этажында тәрәзәләр пластикка алыштырылды.

22 ноябрь көнне Мөслим гимназиясе, Мөслим лицее, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәпләрендә һөнәри юнәлешне дөрес сайлау максаты белән 9-11нче сыйныф укучылары өчен “Ачык ишекләр” көне узды. Бу чарада ТРның дәүләт техник тикшеренү үзәге начальнигы Зиатдинов Р.Р., Казан шәһәренең дәүләт аграр институтыннан Шайхразиев Ш.Ш. һәм Казан ветеринария академиясе доценты  Каюмов Р.Р. чыгыш ясадылар.

 

22 ноябрь көнне Мухан авыл мәдәният йортында эшләп килүче үзешчән театр коллективы Айгөл Әхмәтгалиеваның "Баш иям тезләреңә" исемле драмасын сәхнәләштерде. Әлеге чарага пьсаның авторы - бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә гомер итеп, Казан шәһәрендә "Казан утлары" журналында эшләп иҗат итүче Айгөл Әхматгалиева үзе дә чакырулы иде.

КАМИС системасында эш алып бару

Нәниләр музейда


22
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

21 ноябрь көнне Лениногроск шәhәрендә Владимир Спиваковның академия фонды оештырган «Дети-детям» проектында Мөслим сәнгать мәктәбенең укытучылары hәм укучылары катнашты.

Рус. Шуган авыл мәдәният йортында кичә узды.

"Һәр өлкәнгә - рухи юл!" акциясе кысаларында Метрәй авылы китапханәчесе хезмәт ветераны Димиева Мәэлүфә апаның өендә булып, аны яңа газета - журналлар, район яңалыклары белән таныштырды.

Тат.Бүләр авылы китапханәсендә "Бала хокуклары һәм бурычлары" дип исемләнгән информация сәгате үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International