Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе
21 ноябрьдә Лениногорск шәhәрендә Татнефтьнең «Рухият» фонды оештырган «Татарстан. Балалар - балаларга. Владимир Спиваков фонды академиясе» исемле грандиоз иҗади проекты узды. Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары Мансур Закиров (укытучысы Рунар Шәяхмәтов), Айнур Госманов (укытучысы Азия Заhидуллина), Азат Латыйпов hәм Рушан Салихов (укытучылары Гөлназ Йосыпова), Аделина Утябаева (укытучысы Гөлназ Йосыпова), Рөстәм Закиров (укытучысы Гөлназ Талипова), Айгөл Галиева (укытучысы Эльмира Галиева) бу үзенчәлекле проектта катнашу бәхетенә ирештеләр. Саксофон буенча Мәскәү шәhәренең почетлы мәдәният хезмәткәре Александра Петрова, рәсем буенча РФ халык рәссамы А.М. Муравьев, жыр буенча Россиянең халык артисты Рубен Лисициан, баян буенча Шнитке исемендәге Мәскәү дәүләт институты укытучысы Сергей Осокин мастер-класслар үткәрделәр. Укытучылар hәрберсе үз предметлары буенча укучыларның купсанлы сорауларына җавап бирделәр, дөрес сулыш алу, тавышны кую, инструментны дөрес куллану турында бик кирәкле мәгълүматлар бирделәр. Рәсем сәнгате буенча акварель белән эшләүнең яңа техникасын өйрәтеп, иң яхшы 10 эш арасында Галиева Айгөлнең дә эшен күргәзмәгә куйдылар. Укучыларыбыз бу мастер-классларда катнашып, бик күп файдалы информация алдылар, киләчәктә үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашып яшәү өчен, адреслар алышып, hәрберсе сертификат hәм истәлекле бүләкләр белән кайттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International