ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

26 ноябрь көнне Крәш.Шуран авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Әнием алтыным!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды.

Баланлы авыл мәдәният йортында "Әнием алтыным!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Кичә матур җырлар, йөрәккә үтеп керердәй шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында бергәләп чәй эчү оештырылды.

Дусай авыл мәдәният йортында "Нур" үзешчән театр коллективы З.Мөкминовның "Яман чир" драмасын сәхнәләштерде. Шулай ук әлеге әсәр белән алар Яңа Карамалы авыл клубында да чыгыш ясадылар. Тамашачылар бик яратып карадылар.

Бәкәбез авыл клубында Әниләр көненә багышланган "Кадерле Әнием!" исемле кичә үткәрелде. Кичә мәктәп балалары катнашындагы концерт номерлары, авыл үзешчәннәренең кызыклы чыгышлары белән үрелеп барды.

На базе Муслюмовской СОШ им. г.Тукая прошел семинар-совещание директоров и заместителей директоров школ. В школе была организована выставка «Галерея проектов», посещение открытых уроков. В теоретической части выступили с докладом директор школы Миргалимов И.Д., начальник управления образования Демидов Р.Т., методисты управления образования.

25 ноябрьдә Казан шәһәрендә Форпост үзәгенең Әйдинчеләр отрядлары арасына Республика спартакиадасы үтте. Ярышларда Мөслимнең җыелма командасы да катнашты.

Мөслим актив яшьләре "Мизгел" яшьләр үзәгендә җыела.


26
ноябрь, 2016 ел
шимбә

25 нче ноябрь көнне Г. Тукай исемендәге 10 сыйныф укучылары Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортының “Әдәбият һәм сәнгать дөньясында мөслимлеләр” исемле тарихи музеенда кунакта булдылар.

24 ноябрь көнне Район мәдәният йорты сәхнәсендә ШТМ төркемнәренең финал туры булып узды. Тамашачыга бу көнне кызыклы уеннар тәкъдим ителде. Жюри тарафыннан уеннар түбәндәгечә бәяләнде: I урында - Исәнсеф авыл җирлегеннән "Шундыйлар", II урында - Метрәй авыл җирлегеннән "Кырмыскалар", III урында - Иске Карамалыдан "Әшәке малайлар". Октябрь авыл җирлегеннән килгән  "Кызлар йолдызлар" төркеме уңышлы чыгыш ясаучылар буларак билгеләп үтелде. Ә финалда катнашкан барлык командаларга да район мәдәният бүлегенең дипломы һәм истәлекле бүләкләре тапшырыды.

25 нче ноябрь көнне Үрәзмәт авылы үзешчән театр коллективы Яңа Сәет авылы мәдәният йортында Әсфир Яһудинның "Батырга да ял кирәк" музыкаль комедиясен сәхнәләштерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International