ШТМ төркемнәренең финал туры булып узды.

2016 елның 26 ноябре, шимбә

24 ноябрь көнне Район мәдәният йорты сәхнәсендә ШТМ төркемнәренең финал туры булып узды. Тамашачыга бу көнне кызыклы уеннар тәкъдим ителде. Жюри тарафыннан уеннар түбәндәгечә бәяләнде: I урында - Исәнсеф авыл җирлегеннән "Шундыйлар", II урында - Метрәй авыл җирлегеннән "Кырмыскалар", III урында - Иске Карамалыдан "Әшәке малайлар". Октябрь авыл җирлегеннән килгән  "Кызлар йолдызлар" төркеме уңышлы чыгыш ясаучылар буларак билгеләп үтелде. Ә финалда катнашкан барлык командаларга да район мәдәният бүлегенең дипломы һәм истәлекле бүләкләре тапшырыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International