ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Иске Карамалы "Замандаш" үзешчән театр коллективы Д.Салиховның "Булса кодаң генерал" әсәрен сәхнәләштерде. Коллективның чыгышын тамашачы яратып кабул итте.

Мари Бүләр авыл клубында яшьләр белән "Коррупциягә - юк!" дип аталган әнгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында яшьләрнең һәрберсе коррупция турында үз фикерен җиткерде.

27 ноябрь көнне Яңа Карамалы авыл клубында Әниләр көне уңаеннан "Газизләрдән газиз әниләр" дип исемләнгән кичә уздырылды. Бәйрәм концерты әниләргә багышланган шигырьләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Әниләр бик теләп кызыклы конкурс-уеннарда катнаштылар. Бәйрәм ахырында чәй табыны әзерләнде.

Яңа Усы авыл мәдәният йортында "Әниләр бәйрәме" булып узды. Мәктәптә укучы балалар әниләр өчен әзерләнгән театраль чыгышларын күрсәттеләр. Күңелле чыгышлар, матур теләкләр һәркемнең күңеленә хуш килде.

27 ноябрь көнне Үрәзмәт авыл мәдәният йортында "Егетләр китә хәрби хезмәткә" исемле кичә оештырылды. Бу чарада армия сафына китүче Айзат Морзахановка авылдашлары тарафыннан иң җылы теләкләр теләнде. 

Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучысы Гөлназ Талипова 3 класс укучылары белән “Декоратив рәсем ясау техникасы белән декоратив натюрморт ясау” дигән темага ачык дәрес үткәрде.

Иске Карамалы мәдәният йортында  "Әнием-бердәнберем" дип исемләнгән Әниләр көненә багышланган тематик кичә узды. Биредә коллективлар тәкъдим иткән  әниләр сәхнәгә чакырып хөрмәтләнде, залдагы әниләргә күңел түреннән чыккан котлау һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде, матур җырлар, дәртле биюләр бүләк ителде. Китапханә оештырган һәркемнең үз әнисенә багышланган шигырьләр һәм рәсем бәйгесенә йомгак ясалды, истәлекле  бүләкләр тапшырылды.

28 ноябрь конне теоретик фәннәр укытучысы Гөлназ Хафизова мәктәптәге төрле бүлек укучылары белән “Коррупцияга катгый итеп “Юк!” - дибез” дигән темага класс сәгате үткәрде.

29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

29 нчы ноябрь көнне Мөслим гимназиясендә “Гимназия, база мәктәпләре һәм “Күбәләк” балалар бакчасы арасында хезмәттәшлек” темасына семинар үтте. Семинарда башлангыч класслар буенча МБ методисты И.М.Харитонова, Мөслим гимназиясе, Метрәй, Мәлләтамак башлангыч, Вәрәшбаш, Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәпләре, “Күбәләк” балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашты. Семинар кунаклары гимназия укучыларының тематик күргәзмәсе белән таныштылар, башлангыч сыйныфларда ачык дәресләр карадылар, мастер-классларда булдылар. Кунаклар алдында гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары үзләренең фәнни эшләре белән чыгыш ясадылар. “Алло, без талантлар эзлибез” чарасы зур алкышлар астында узды. Семинарга йомгак ясалды.

 

Иске Карамалы авылы китапханәсе Аналар бәйрәме уңаеннан уздырган "Үз әниеңә багышланган иң яхшы шигырь һәм рәсем" конкурсына йомгак ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International