27 ноябрь көнне Яңа Карамалы авыл клубында Әниләр көне уңаеннан "Газизләрдән газиз әниләр" дип исемләнгән кичә уздырылды. Бәйрәм концерты әниләргә багышланган шигырьләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Әниләр бик теләп кызыклы конкурс-уеннарда катнаштылар. Бәйрәм ахырында чәй табыны әзерләнде.