ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

4 гыйнвар көнне Яңа Усы мәдәният йортында 80 нче еллар дискотекасы узды. Дискотека барышында төрле уеннар уйнатылды. Авыл яшьләре бик күңелле вакыт уздырды.

05 январь көнне Сикия авылы клуб мөдире Шайхайдарова Рәйханә тыл ветераны 103 яшьлек Харисова Тәрҗимә әби белән очрашуга барып Яңа ел котлауларын җиткерде.


4
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Үрәзмәт авыл мәдәният йортында "Яңа ел әкияте" дип исемләнгән тематик дискотека булып узды. 

Үзәк китапханәдә 70 яше тулу уңаеннан якташ язучыбыз Зөлфәт иҗатына багышланган -“Талантлы каләм иясе” дип исемләнгән китап кургәзмәсе эшлэнде, китапларга күзәтү ясалды.

 

Авыл клублары һәм мәдәният йортларында Яңа ел бал-маскарадлары гөрләп узды.

3 гыйнвар көнне Баланлы авыл мәдәният йортында балалар өчен "Сезне чыршы чакыра!" исемле күңелле бәйрәм кичәсе булып узды. Җыр, бию, сәнгатьле сөйләү буенча конкурслар булды. Төрле күңелле уеннар уйналды.

Мари Бүләр авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә Яңа ел тамашасы үткәрде.


3
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Район балалар китапханәсендә кышкы каникул чорында балалар белән "Яңалыклар бездә генә" дигән чара узды.

2 январьда сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары hәм җыр сәнгате бүлеге укучылары үзәк чыршы янында бик күңелле үзенчәлекле чара үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International