Кышкы каникуллар чорында мәктәпләрдә мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Бүген үзәк чыршы янында алар өчен “Яңа ел ” эстафетасы дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Укучылар төрле хәрәкәтчән һәм команда уеннарында үз көчләрен сынадылар, хоровод әйләнделәр. Уен ахырында Кыш бабай бүләкләр таратты. Чараны оештыручы мәктәптән тыш эшләр үзәге.