ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе
Сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучылары үзләренең укучылары өчен саф hавада кунелле чара оештырдылар.

7
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

6 гынвар көнне үзәк чыршы янында Район мәдәният хезмәткәрләре Яңа ел дискотекасы оештырды. Дискотека барышында районыбызның танылган җырчылары да чыгыш ясады. Мөслимлеләр күңелле бәйрәм киче үткәрделәр.

6 гыйнвар көнне Бәкәбез авыл клубында "Беләге ныклы берне егар, белеме булган меңне егар" исемле студентлар белән очрашу үтте. Кичә барышында студентлар һәм килгән кунаклар арасында төрле конкурслар һәм кызыклы уеннар, студентлар белән әңгәмә оештырылды. Кичә дискотека белән тәмамланды.

6 гыйнвар көнне Баек мәдәният йорты эшчеләре балаларның кышкы каникулларын файдалы үткәрү максатыннан саф һавада "Күңелле стартлар" оештырды. Авыл яшьләре һәм балалар чаңгыда, тауда шудылар. Төрле уеннар уйнадылар.

6 гыйнвар кәнне Ташлыяр мәдәният йортында Күңелле стартлар уеннары утте.

6 гыйнвар көнне Михайловка мәдәният йортында кызлар һәм егетләр арасынт өстәл теннисы буенча ярышлар үтте.

Олы Чакмак мэдэният йорты хезмәткәрләре  06 гыйнвар көнне ял итүче балалар белән "Чыршы -чыршыкай" дигән темага чыршы яннында төрле уеннар, җырлар белән үрелеп барылган бәйрәм үткәрде

Үрәзмәт авылы китапханәсендә “Шагыйрь Рәзил Вәлиевка 70 яшь” дип исемләнгән шигырь кичәсе үтте.

Шуганка авылы китапханәчесе, мәдәният йорты директоры белән берлектә, шагыйрь Рафис Корбанга  60 яшь тулу уңаеннан кичә уткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International