ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Яңа Усы авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры китап сөюче балалар белән авыл уртасында урнашкан тауга бардылар.

Тугаш авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, "Йорэгемне былбыл чакты..." дип исемләнгән кичә үткәрделәр.

Иске Вәрәш авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, "Сихри мизгел" дип исемләнгән рәсем конкурсы уткәрделәр.


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Иске Карамалы мәдәният йортында балалар өчен "Кыш бабай бүләкләре" исемле күңел ачу чарасы уздырылды.

Сикия авыл клубында "Мөнәҗәтләр уку" көне үтте. Әлеге очрашуның төп максаты Мөхәммәт Пәйгамбәрнең тормышын өйрәнү.

Олы Чакмак авыл мәдәният йортында "Күңелле стартлар" спорт чарасы оештырылды, балалар үзенчәлекле эстафеталарда катнаштылар. Уен концерт программасы белән үрелеп барды.

Ташлыяр авыл мәдәният йортында балалар өчен "Күңелле стартлар" булып узды.

Баек мәдәният йортында балаларның кышкы каникулларын файдалы үткәрү максатыннан  саф һавада "Весёлые старты "  оештырылды. Авыл яшьләре һәм балалар чаңгыда, тауда шудылар. Төрле уеннар уйнадылар.

Михайловка авыл мәдәният йортында кызлар һәм егетләр арасында өстәл теннисы буенча турнир ярышлары булып узды.

Бәкәбез авыл клубында 6 гыйнварь көнне "Беләге ныклы берне егар, белеме булган меңне егар" исеме астында  студентлар белән очрашу үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International