Татарстан тарихы буенча укучыларның белемнәрен тирәнәйтү максатында, М.Ш.Шәймиевка хөрмәт йөзеннән 16 нчы гыйнвардан 23 нче гыйнварга кадәр мәктәбебездә Татарстан Республикасының беренче президенты М.Ш.Шәймиевка багышланган атналык узды.
Атналык гомуми линейка белән башланды. Линейкада укучылар атналык планы белән таныштырылды. 17 нче гыйнвар көнне 1-11 нче классларда “М.Ш.Шәймиев - үрнәк алырлык шәхес" темасына тәрбия сәгатьләре узды. Тәрбия сәгатендә укучыларга М.Ш.Шәймиев турында видеоязма тәкъдим ителде.
“Человек подражания ” темасы атналыгы кысаларында Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан Баек төп гомуми белем бирү мәктәбедә класс сәгатьләре һәм китап күргәзмәләре һәм телдән журнал оештырылды.
Ташлыяр авылы китапханәчесе "Минтимер Шәймиевка 80 яшь" дип исемләнгән кичә үткәрде.
Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә "Минтимернең хәләл җефете" исемле китап тәкъдим итү кичәсе үтте.
19 гыйнвар көнне Тат.Бүләр авыл мәдәният йорты хезәткәрләре түгәрәккә йөрүче балалар белән Актаныш районы Әнәк авылында урнашкан Минтимер Шәрип улы Шәймиевның музей йортында кунакта булдылар.
Мәллә Тамак авыл китапханәчесе "Һәр өлкәнгә-рухи юл" акциясы кысаларында тыл ветераны Муратова Мөнирә Тохбагали кызын яңа кайткан периодика белән таныштырды.
Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә Минтимер Шәрип улы Шәймиевка 80 яшь тулу уңаеннан "Президент эзләре буйлап" исемле кургәзмә оештырды һәм әдәби кичә уткәрде. Кичәдә катнашучылар президентның тормышы, эшчәнлеге турында язылган матбугат материаллары белән таныштылар, альбомнар, журналлар карадылар.
19 гыйнварда волейбол буенча Чемпионатының икенче көне узды, бу көнне Район советы һәм Башкарма комитетының командасына каршы МУП "БиО" командасы уйнады.
19 гыйнвар көнне Мизгел яшьлэр узэге, җирлектәге Яшь гвардиячеләр һэм "Волонтер" егет кызлары яшьлэр белэн берлектэ ...
Үрәзмәт авылы китапханәчесе "Татарстан Республикасының беренче Президентына 80 яшь" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.