Татарстан тарихы буенча укучыларның белемнәрен тирәнәйтү максатында, М.Ш.Шәймиевка хөрмәт йөзеннән 16 нчы гыйнвардан 23 нче гыйнварга кадәр мәктәбебездә Татарстан Республикасының беренче президенты М.Ш.Шәймиевка багышланган атналык узды.
Атналык гомуми линейка белән башланды. Линейкада укучылар атналык планы белән таныштырылды. 17 нче гыйнвар көнне 1-11 нче классларда “М.Ш.Шәймиев - үрнәк алырлык шәхес" темасына тәрбия сәгатьләре узды. Тәрбия сәгатендә укучыларга М.Ш.Шәймиев турында видеоязма тәкъдим ителде.
Мәктәп китапханәчесе Низамова Д.Н. тарафыннан китапханәдә М.Ш.Шәймиевка 80 яшь тулу уңаеннан, “Мин Татарстан җирендә яшим” дигән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдәге материаллар белән укучыларны “Тропинка” төбәкне өйрәнү түгәрәге членнары таныштырды.
19 нчы гыйнвар көнне 22 укучы Актаныш районы Әнәк авылында урнашкан “Шәрип Шаһимөхәммәт улы Шәймиевның музей – йорты”нда булып кайттылар. Музей мөдире Гыйбадуллина Гөлназ Фаил кызы укучыларны бик җылы каршы алды. Шәрип Шәймиев гаиләсе турында бик күп мәгълүмат бирелде. Укучылар һәр экспонат белән җентекләп таныштырылды. Шулай ук Гыйбадуллина Г.Ф. укучыларга М.Ш.Шәймиевны күреп белгән, аның белән бергә эшләгән кешеләрнең фотоларын күрсәтте һәм аларның фикерләрен җиткерде. Музей – йорт балаларга бик ошады.
20 нче гыйнвар көнне “Туган якны өйрәнү” түгәрәге җитәкчесе Низамова Д.Н. 3 нче класс укучылары белән “Шәрип Шаһимөхәммәт улы Шәймиевның музей – йорты” на виртуаль экскурсия үткәрде.