Район мәдәният йортында Мәлләтамак авыл җирлеге үзешчәннәренең "Яшьнәп яшә, җырлы халкым!" исемле район смотр концерты булып узды.
Мөслим районында үткәрелгән “Татарстан чаңгы юлы – 2017” дә мәдәният хезмәткәрләре дә теләп катнаштылар. "Ямьле Ык" ял комплексына сузылган чаңгы юлында ярышып купләр ул көнне сәламәтлекләрен ныгыттылар. Район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлзәрия Шакирова "Мисс Лыжня" номинациясе җиңүчесе дип табылды һәм грамота, призлар белән бүләкләнде.
Бүген, 17 февраль көнне “Кояшлы Ык” ял зонасында “Татарстан чаңгы юлы – 2017” үтте....
15 февраль көнне Баек авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә, Баек төп гомуми белем бирү мәктәбендә герой шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган "Кызыл ромашкалар" дип исемләнгән кичә үткәрде. Кичә барышында 1-4 сыйныф укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.
16 февраль көнне Баек авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә 1-4 сыйныф укучылары белән интернационалист сугышчыларны искә алу кичәсе үткәрде. Әфганда хезмәт иткән ветеран белән очрашу булды.
Елгабаш авыл клубында "Чигү чигәм асыл җепләр белән" исемле кичә узды.
Михайловка авылы китапханәсендә "Книга лучший друг" дип исемләнгән кичә үтте.
Сал.Мухан авылы китапханәчесе 4-6нче сыйныф укучылары белән "Гомерем минем - моңлы бер җыр иде" дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырды.
Баек авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, Әфганстанда хезмәт иткән ветеран белән очрашу кичәсе үткәрде.
Баланлы авылы китапханәсендә укучы балалар белән искә алу кичәсе үтте.