Бүген, 17 февраль көнне “Кояшлы Ык” ял зонасында “Татарстан чаңгы юлы – 2017” үтте. Әлеге чарада меңгә якын райондашыбыз катнашты. Чаңгы ярышлары 14.00 сәгатьтә башланып китте. Тантананы Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин ачып җибәрде, ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлап җиңел стартлар теләде. Быел чаңгы юлы үзенчәлеге белән дә аерылыды, биредә укучылар һәм теләгән һәркем әлеге спорт төре буенча ГТО нормаларын да тапшыра алды.