ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2017 ел
җомга

Мөслим районының "Җиңү Волонтерлары" хәрәкәте кураторы итеп "Форпост" үзәгенең директоры Сабиров Илнур Илшат улы билгеләнде..

Олы Чакмак авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, якташ язучыбыз Фоат Садриевның туган коненә багышланган әдәби иртә үткәрделәр.

Олы Чакмак авыл мәдәният йорты хезмәткәре "Без табигать балалары" дигән темага балалар белэн шугалакта шуу оештырды. Балалар шугалакта шуып кына калмадылар, төрле кызыклы уеннарда да бик теләп катнаштылар. 

Югары Табын авылы китапханәчесе Тамьян клубында "Уңган хуҗабикә" түгәрәгенең чираттагы утырышын үткәрде.

Елгабаш авылы китапханәчесе “Ижат чишмәсе саекмасын” дип исемләнгән  тәрбия сәгате үткәрде.


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Крәш Шуран авыл мәдәният йортында " Ягез,әле, әниләр, калышмагыз әбиләр!" исемле бәйрәм кичәсе булып узды.

 

Яңа Карамалы авыл клубында "Мин яратам гаиләмне" дип исемләнгән чара үткәрелде. Бәйрәм шигырьләр, җырлар, уен-конкурслар белән үрелеп барды. 

8 март көнне Мәлләтамак авыл мәдәният йортында Түбән Кама шәһәре Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары башкаруында "Алпамыш алпавыты" исемле спектакле сәхнәләштерелде.Җырлы-биюле күренешләр белән аралаштырып барылган комедия тамашачы күңеленә бик хуш килде. 

Ташъелга авыл клубында "Халык-ара хатын-кызлар көне" уңаеннан бәйрәм чарасы булып узды.

Иске Карамалы авыл мәдәният йорты хезмзәткәрләре Күбәк урта мәктәбе базасында "Бердәм гаилә" исеме астында бәйрәм чарасы уздырдылар. Ата-аналар һәм балалар белән бергә узган конкурсларда һәм күңелле уеннарда катнашып, гаиләләр үзара дуслыкларын, бердәмлекләрен күрсәттеләр, күңел ачтылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International