8 март көнне Мәлләтамак авыл мәдәният йортында Түбән Кама шәһәре Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары башкаруында "Алпамыш алпавыты" исемле спектакле сәхнәләштерелде.Җырлы-биюле күренешләр белән аралаштырып барылган комедия тамашачы күңеленә бик хуш килде.