ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2017 ел
шимбә

10 март көнне Симәк мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә якташ язучыбыз Фоат Садриевның туган көненә багышлап "Мин шәһәрдә яши алмас идем" исемле әдәби кичә узды.

Рус.Шуган авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән "Ни шагу назад" дип аталган Сталинград бәрелеше турындагы лекция-әңгәмә уздырды. Әлеге темага кагылышлы слайдлар күрсәтелде.

Сал.Мухан авыл мәдәният йортында "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы концерты булып узды.

Рус.Шуган авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына саф хавада чаңгыда шуу оештырдылар, экология турында әңгәмә алып бардылар.

Сикия выл клубында китап һәм журнал сөючеләр арасында "Башваткыч чишәбез" уены уйнатылды.

Мәлләтамак авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә 8 мартка багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде.

Яңа Сәет авыл мәдәният йортында "Халык-ара хатын-кызлар көне" нә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмгә килгән хатын-кызлар төрле кызыклы уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеп күңел ачтылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Яңа Сәет авыл мәдәният йортында "Халык-ара хатын-кызлар көне" нә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмгә килгән хатын-кызлар төрле кызыклы уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеп күңел ачтылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Иске  Карамалы авыл мәдәният йортында "Халык-ара хатын-кызлар көне" нә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Биредә кадерле хатын-кызлар хөрмәтенә эчкерсез котлаулар яңгырады, балалар театры Ф.Яруллинның “Кызыл алма” әкиятен сәхнәләштерде, матур җырлар, дәртле биюләр башкарылды.

Яңа Усы авыл мәдәният йортында ретро дискотека булып узды. Өлкән буын кешеләре рәхәтләнеп яшьлек биюләрен искә алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International