Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Халык-ара хатын-кызлар көне" нә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Биредә кадерле хатын-кызлар хөрмәтенә эчкерсез котлаулар яңгырады, балалар театры Ф.Яруллинның “Кызыл алма” әкиятен сәхнәләштерде, матур җырлар, дәртле биюләр башкарылды.