Баланлы авыл мәдәният йорты "Баланкай" балалар бакчасы белән берлектә " Дөнья үзе табышмак" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Кечкенәләр бик теләп табышмакларга җаваплар эзләделәр. Тәрбиячеләрнең балаларга ныклы белем һәм тәрбия биргәнлеге балаларда аеруча чагыла. Кечкенә кыз Камиләне туган көне белән котлап җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. Балалар мәдәният хезмәткәрләрен бик яратып көтеп алалар, тагын килегез дип озатып калалар.
РОВД белән Форпост проект әзерлиләр..
Мәктәп балаларына йөзү буенча дәресләр үткәрәләр...
"Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында Иске Вәрәш китапханәчесе тыл ветераны Вәлиева Бибифаидә йортында булды.
12-13 март көнне Актаныш муниципаль районы мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык - 2017" эстрада сәнгатендә катнашучыларның Республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең XVII нчы зона туры булып узды.
Сикия авыл клубында "Халык-ара хатын-кызлар көне" уңаеннан "Кадерле кешем - Әнкәй" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.
Исәнсеф авыл клубында Халык-ара хатын-кызлар көненә багышланган "Ягез әле кызлар һәм дә егетләр" дип исемләнгән кичә үткәрелде.
Олы Чакмак авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә, авылдашыбыз, халык язучысы Фоат Садриевның туган көне уңаеннан "Умырзая" балалар бакчасында балаларны язучының иҗаты белән таныштырдылар.
14 нче март - Мөслим районы белем бирү оешмаларында Бердәм инглиз теле көне итеп игълан ителде. Шул уңайдан «Күбәләк» балалар бакчасында да «Джейн белән Бөекбритания буенча сәяхәт» исемле чара үтте.