Джейн белән Бөекбритания буенча сәяхәт

2017 елның 14 марты, сишәмбе

14 нче март - Мөслим районы белем бирү оешмаларында Бердәм инглиз теле көне итеп игълан ителде. Шул уңайдан «Күбәләк» балалар бакчасында да «Джейн белән Бөекбритания буенча сәяхәт» исемле чара үтте. Инглиз теленә өйрәтү буенча тәрбияче Мөхәммәтова З.Р. балаларны уенннар, җырлар hәм конкурслар аша Лондонга сәяхәткә алып барды. Балаларга бигрәк тә «Big Ben», «Fishing» уеннары ошады. Инглиз теле көненә багышланган чаралар төркемнәрдә көннең икенче яртысында да дәвам итте.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International