ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2017 ел
сишәмбе

Елгабаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан түгәрәк өстәл артында чара үткәрелде.

Рус.Шуган авыл мәдәният йортында "Спид" темасына тематик дискотека булып узды.

Баланлы авыл мәдәният йортында "Безгә бүген яз килде" исемле бәйрәм узды. 

Шуганка авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә балалар бакчасы нәниләре белән "Нәүрүз" бәйрәме үткәрделәр.

Рус.Шуган авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән түгәрәк өстәл артында чара үткәрелде.

Халыкара театр көне уңаеннан Яңа Усы авылы китапханәчесе “27 март – Халыкара театр көне” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.

Метрәй мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә, балалар белән "Нәүрүз" бәйрәме узды. Бәйрәм кунелле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. 

Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә "Почемучки" клубының утырышы үтте.

Мәлләтамак авыл мәдәният йортында Азнакай районы Актүбә поселогының "Өмет" коллективы чыгыш ясады. Мөмкинлекләре чикләнгән артистлар булуларына карамастан алар бик матур һәм бай эчтәлекле концерт күрсәттеләр. Тамашачылар аларга чын күңелдән сәламәтлек теләделәр.

Югары Табын авылы китапханәчесе театр көне уңаеннан "Әллүки"  балалар бакчасы нәниләре белән "Үзебез театр уйныйбыз" исемендә әдәби иртә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International