Югары Табын авылы китапханәчесе театр көне уңаеннан "Әллүки" балалар бакчасы нәниләре белән "Үзебез театр уйныйбыз" исемендә әдәби иртә үткәрде. Ул театрның үзенчәлеген аңлатты. Бер төркем балалар тамашачы булса, икенчеләре әкиятне сәхнәләштерде. Балалар бик килештереп уйнадылар.