ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2017 ел
җомга
31 март көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары өмәгә чыктылар.

Баланлы авыл мәдәният йортында "Безнең авыл Гүзәле" исемле конкурс булып узды. Конкурста 5 хатын-кыз ярышты. Биредә алар кул эшләре, ризык әзерләү, концерт номерлары, акыл ярышы буенча көч сынаштылар. Балалар бакчасы ,мәктәп коллективлары бәйгедә катнашкан үз коллегалары өчен көч биреп утырдылар. Әлеге чараның зур кунагы булып "Мизгел" яшьләр үзәге җитәкчесе Гараева Э.И. чакырылган иде. Ул үзенең бүләкләрен тапшырып үтте һәм бәйгедә катнашучыларга киләчәктә унышлар теләде.

Сал.Мухан авыл мәдәният йортында "Гашыйк булу үзе бәхет!" дигән темага яшьләр өчен дискотека булды.

Эшләүче яшьләр арасында интеллектуаль уеннар циклы старт ала...

Краснояр авыл клубында яз бәйрәме "Нәүрүз" гә багышланган чара булып үтте.

Тат.Бүләр авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә театр көне уңаеннан "Театр яктылыкка илтә!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.

31 март көнне Шуганка авылы китапханәсе , мәдәният йорты белән берлектә "Кошлар кайта туган якларына" исемле әдәби музыкаль кичә оештырды.

Район мәдәният йортында авыл клублары һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләренең чираттагы җыелышы булып узды.

Тугаш авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә "Йортларга-китап нуры" акциясе кысаларында Гәлләмова Наҗия апаны яңа газета-журналлар һәм район яңалыклары белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International