Баланлы авыл мәдәният йортында "Безнең авыл Гүзәле" исемле конкурс булып узды. Конкурста 5 хатын-кыз ярышты. Биредә алар кул эшләре, ризык әзерләү, концерт номерлары, акыл ярышы буенча көч сынаштылар. Балалар бакчасы ,мәктәп коллективлары бәйгедә катнашкан үз коллегалары өчен көч биреп утырдылар. Әлеге чараның зур кунагы булып "Мизгел" яшьләр үзәге җитәкчесе Гараева Э.И. чакырылган иде. Ул үзенең бүләкләрен тапшырып үтте һәм бәйгедә катнашучыларга киләчәктә унышлар теләде.