Югары Табын авылы китапханәчесе Космонавтика көне уңаеннан "Әллүки" балалар бакчасы нәниләре белән "Һава һәм аның үзлекләре" исемендә тематик иртә үткәрде.
Сал.Мухан авылы китапханәчесе балалар белән "Ык елгасы авылым тирәли" исемле экологик сукмак буйлап сәяхәткә чыктылар.
12 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында якташыбыз, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, язучы Факил Сафинның иҗат кичәсе булып узды. Әлеге чарада Мөслимлеләр дә катнашты.
12 нче апрель көнне Космонавтлар көне уңаеннан Ташлыяр авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә башлангыч мәктәп укучылары өчен "Иксез - чиксез кук бит ул" исемле викторина үткәрделәр. Викторинада укучылар кызыклы сорауларга жавап бирделәр, рәсемнәр ясадылар. Үзләре өчен кызыклы мәгълүматлар тупладылар.
Елгабаш авыл клубында "Халкым җәүһәрләре" кичәсе булып узды.
Кичә, 12 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәге эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Мөслим даһилары" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының 2 полуфиналы үтте...
Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә башлангыч класс укучылары белән "Терроризм-угроза обществу" темасына түгәрәк өстәл артында әңгәмә үтте.
Үзәк балалар китапханәсендә Балалар китабы атналыгы булып узды.
12 апрель – Космонавтика көне уңаеннан Яңа Сәет китапханәчесе башлангыч мәктәп укучылары һәм "Чулпан" балалар бакчасы нәниләре белән рәсем конкурсы үткәрде.
Михайловка авылы китапханәсендә "Космос - дорога без конца" дип исемләнгән кичә үтте.