Кичә, 12 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәге эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Мөслим даһилары" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының 2 полуфиналы үтте. Акыл бәйгесендә көч алышырга Мәлләтамак авыл җирлеге яшьләре командасы “Кәеф”, Рус. Шуган авыл җирлегенең "На своей волне" командасы, Яңа Усы авыл җирлегенең “Эрудитлар” командасы һәм ЦВР коллективы “ЦВР” командасы килде. Турлар кунакларыбыз алып килгән күчтәнәч - музыкаль номерлар белән аралашып барды. Барлык сынаулар буенча компетентлы жюри шундый нәтиҗә чыгарды: матур уен һәм 12,5 балл ияләре "Эрудит " командасы 4 урынны яулады, 19 балл җыеп "На своей волне" 3 урында калды, 21,5 балл җыеп “ЦВР” командасы 2 урында, ә иң яхшы нәтиҗәләр белән 23 балл ияләре һәм Финалда көч алышу хокукына "Кщеф" командасы лаек дип табылды (!). Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Алда әле тагын ярымфинал уеннары көтә! Командаларны һәм җанатарларны көтеп калабыз!