ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район мәдәният йорты халык театры Т.Миңнуллинның "Йөрәк маем" комедиясен карарга чакыра.

Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре "М.А.К." төркеме "Мөслим даһилары" интеллектуаль - күңел ачу уенында катнаштылар һәм финал уенына чыгу хокукы алып I урынны яуладылар.

19 апрель көнне Иске Вәрәш зонасында "Яшь бөреләр" талантлы балалар фестиваленең сайлап алу туры булып узды. Биредә Сал.Мухан, Яңа Усы, Метрәй, Иске Чакмак, Иске Вәрәш, Вәрәшбаш, Кр.Шуран, Ташъелга авылларыннан конкурсантлар катнаштылар.

Кичә, 19 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәге эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Мөслим даһилары" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының 3 полуфиналы үтте...

10 апрельдән 20 апрельгә кадәр Мөслим сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате бүлеге укучылары ясаган рәсемнәрдән күргәзмә эшләде.
Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары өмәгә чыктылар

19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Ташлыяр авылы китапханәчесе шагыйрә Лилия Садриевага 55 яшь тулу уңаеннан "Гомерләр язлардан башлана" дип исемләнгән кичә үткәрде.

Яңа Сәет авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Китап - тормыш көзгесе" дип исемләнгән кичә үткәрде.

"Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында Тугаш авылы китапханәчесе Миңлемәрьям апа Фәтхуллинаның өендә булды.

Халыкара һәйкәлләр көне уңаеннан Югары Табын авылы китапханәчесе  авыл уртасына урнаштырылган һәйкәл янында "Батырлар даны мәңгелек" темасына тәрбия дәресе үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International