Кичә, 19 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәге эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Мөслим даһилары" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының 3 полуфиналы үтте. Акыл бәйгесендә көч алышырга Иске Карамалы авыл җирлеге яшьләре командасы “Күбәк эрудитлары”, Вәрәшбаш төп мәктәбенең “Укымышлы ябалаклар” командасы, район мәдәният бүлегенең “М.А.К.”, район мәктәпләренең яшь директорлары “Комета” командалары көч сынашты. Турлар кунакларыбыз алып килгән күчтәнәч - музыкаль номерлар белән аралашып барды. Барлык сынаулар буенча компетентлы жюри шундый нәтиҗә чыгарды: матур уен һәм 17,5 балл ияләре "Күбәк эрудитлары " командасы 4 урынны яулады, 21 балл җыеп "Комета" 3 урында калды, 22 балл җыеп “Укымышлы ябалаклар” командасы 2 урында, ә иң яхшы нәтиҗәләр белән 24 балл ияләре һәм Финалда көч алышу хокукына "М.А.К." командасы лаек дип табылды (!). Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Икенче атнада соңгы 4 ярымфинал уеннарына командаларны һәм җанатарларны көтеп калабыз!