"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республикакүләм конкурсы тәмамланды. Быел конкурста республиканың барлыгы 155 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы катнашты. Конкурс комиссиясе һәр мәктәпкәчә учреждениегә барып карады, иң яхшы 20 балалар бакчасын билгеләде. Алар арасында Мөслим авылы “Карлыгач” балалар бакчасы да бар.
Яңа Карамалы авыл клубы мөдире з нче класс балалары укучылары белән "Без Тукай шәкертләре" исемле викторина уздырды.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының № 69 27.01.2017 боерыгы нигезендә 18 нче апрельдән 18нче майга кадәр мәктәпләрдә 4-5 нче һәм 11нче сыйныфлар өчен Рәсәйкүләм тикшерү эшләре бара.
Алабуга муниципаль районы экология елына багышлап, туган телгә, аның табигатенә, рухи байлыкларына мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү максаты белән “Мин бит татар малае!” дип исемләнгән региональ конкурс оештырды.
22 апрель - Халыкара Җир көне уңаеннан Иске Карамалы авыл мәдәият йортында Күбәк урта мәктәбе укучылары белән берлектә "Җиребез - туган өебез" исемле тематик кичә узды.
Симәк авыл мәдәният йортында "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" исемле кичә уздырылды.
Баланлы авыл мәдәният йорты, "Баланкай" балалар бакчасы белән берлектә, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Без бит Тукай оныклары" исемле очрашу үткәрде.
Өмә
Музей фондының тулылануы
Тематик экскурсия