Баланлы авыл мәдәният йорты, "Баланкай" балалар бакчасы белән берлектә, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Без бит Тукай оныклары" исемле очрашу үткәрде.

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе
Баланлы авыл мәдәният йорты, "Баланкай" балалар бакчасы белән берлектә, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Без бит Тукай оныклары" исемле очрашу үткәрде. Ул балаларны Тукайның тормыш юлы, бала чагы ,аның күргән михнәтләре, яшәгән җирләре белән таныштырды. "Су анасы" ,"Шүрәле" әкиятләрен сөйләп күрсәтте. Ә балалар үзләре белгән шигырьләрен сөйләп, белгәннәре белән уртаклаштылар. Күрүебезчә кечкенәләр үзләренең Тукай оныклары булулары белән горурланалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International