Капиталь ремонт эшләре
Дусай авылында "Карга боткасы" бәйрәме булып узды. Балалар мәдәният йорты җитәкчесе белән бергә бик күңелле итеп өйдән-ойгә кереп кучтәнәчләр, ярмалар җыйдылар. Соңыннан ботка пешерелде, күңелле ял бәйрәме һәркемнең күңеленә хуш килде.
Бәкәбез авыл клубы мөдире авыл халкын "Карга боткасы" белән сыйлады һәм күңелле ял иттерде.
1 май - "Тынычлык, хезмәт, май!" бәйрәме хөрмәтенә Тугаш авыл мәдәният йорты директоры "Карга боткасы" оештырды. Ботка әзерләү вакытында балалар төрле күңел ачу уеннары уйнадылар, иҗади номерлар күрсәттеләр.
Әмәкәй авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә ачык һавада "Карга боткасы" үткәрде.
Торыш авылында "Карга боткасы" бәйрәме булып узды. Авыл яшьләре клуб мөдире әзерләгән мавыктыргыч, кызыклы уеннарда бик теләп катнаштылар. Бу көнне һәркем бәйрәм боткасы белән сыйланды.
Исәнсеф авылында "Карга боткасы" бәйрәме булып узды. Авыл клубы мөдире бәйрәм барышында саф һавада хәрәкәтле уеннар һәм кызыклы конкурслар оештырды. Соңыннан һәркем бәйрәм боткасы белән сыйланды.
Атлас авыл клубында "Карга боткасы" бәйрәме булып узды. Бәйрәм саф һавада хәрәкәтле уеннар һәм кызыклы конкурслар белән үрелеп барды. Соңыннан һәркем бәйрәм боткасы белән сыйландылар.
Нарат Асты авыл клубы мөдире чисталык икеайлыгы кысаларында территорияләр һәм юл буе полосаларын чистарту буенча өмә оештырды.
Нарат Асты авыл клубында балалар арасында шашка һәм домино уеннары булып узды.