Дусай авылында "Карга боткасы" бәйрәме булып узды. Балалар мәдәният йорты җитәкчесе белән бергә бик күңелле итеп өйдән-ойгә кереп кучтәнәчләр, ярмалар җыйдылар. Соңыннан ботка пешерелде, күңелле ял бәйрәме һәркемнең күңеленә хуш килде.