ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

1 июнь көнне Бәкәбез авыл клубында "Бәхетле балачак, мәңге истә калачак" исеме белән баларага бәйрәм үткәрделәр.

Вәрәшбаш авыл мәдәният йорты 1 - июнь балаларны яклау көне уңаеннан балалар Сабантуе оештырды.

Метрәй авыл мәдәният йорты 1 - июнь балаларны яклау көне уңаеннан балалар Сабантуе оештырды.

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасында балаларны яклау көне уңаеннан “Бәхетле балачак” дип исемләнгән ял итү кичәсе үткәрде. Кичәдә балалар табышмакларга җаваплар таптылар, төрле  эстафета уеннары  уйнадылар. Соңыннан балаларга шарлар һәм күчтәнәчләр өләшенде.

Баек авылы китапханәчесе балалар шагыйре Бари Рәхмәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, ”Сабан туенда" дип исемләнгән  китабына, 1- 4 нче сыйныф укучылары белән  әңгәмә үтте.  Язучының  тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылды. Укучыларга  китапларын  укырга тәкъдим ителде.

31 май көнне Яңа Карамалы авыл клубы мөдире балаларны яклау көне уңаеннан "Ямьле Сабантуй" балалар өчен уздырды.

Рус.Шуган авыл мәдәният йорты "Зернышко" балалар бакчасы балалары белән авыл мәктәбе музеены экскурсия оештырды.

Елгабаш авыл клубы башлангыч сыйныф укучылары белән спорт ярышы уткәрделәр.

Кичә, 31 май көнне "Мизгел" яшьләр үзәге “Төтенсез яз!” исеме астындагы спорт чарасы үткәрделәр. 

Иске авыл авыл Вәрәш мәдәният йорты библиотекасы белән берлектә 3 нче класс укучыларына "Мы против курения" исемле сөйләшү уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International