Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасында балаларны яклау көне уңаеннан “Бәхетле балачак” дип исемләнгән ял итү кичәсе үткәрде. Кичәдә балалар табышмакларга җаваплар таптылар, төрле эстафета уеннары уйнадылар. Соңыннан балаларга шарлар һәм күчтәнәчләр өләшенде.