Исәнсеф авыл җирлегенә кергән Тат. Бүләр, Исәнсеф, Яңа Сәет, Мари Бүләр авыл мәдәният йорты һәм клуб директорлары бер өстәл артына җыелып, алда торган мөһим чараларга әзерләнү һәм үткәрү турында сойләштеләр.
Мөслим лицее базасында математика, физика, информатика укытучыларының “Физика, математика, информатика укытучыларының төп гомуми белем бирүдә федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән эшчәнлеген оештыру" темасына район семинары узды. Лицей укытучылары - Зиннәтуллина Р. З., Шәвәлиева А. З. һәм Закирова Г. А. ачык дәресләр күрсәттеләр. Мөслим гимназиясе укытучылары Кадирова А. Р. һәм Саяхова, З. М. «ФГОС белгечләре» исемле эшлекле уен күрсәттеләр. Аннары "Укытучының электрон иҗади лаборатория" муниципаль конкурсының җиңүчеләре һәм призерлары иҗади материаллары белән таныштырдылар. Семинар бик җылы һәм дустанә атмосферада үтте.
"Мизгел" яшьләр үзәгенең белгечләре һәр атна саен күңел ачу, интеллектуаль характердагы чаралар уздыралар. Мәсәлән, кичә, 17 гыйнварда Мөслим яшьләре "Мафия" уенына җыелды ...
Мөслим лицееның 10 нчы сыйныф укучылары узәк китапханә hәм лицейның татар әдәбияты укытучылары оештырган тугәрәк остәлдә катнаштылар. Әлеге чарага Г.Тукай премиясе иясе, Халык язучысы Ф.Садриев чакырылды. Тугәрәк өстәл кызыклы hәм эчтәлекле әңгәмә формасында узды. Укучылар Ф.Садриевның "Кышкы яшен" повесте буенча сорауларын бирделәр, әсәр буенча фикер алыштылар.
Мөслим лицееның 11 сыйныф укучылары үзәк район китапханәчеләре белән очраштылар. Шайхиева Г.К, Кашапова М.Р. укучылар белән “Профессия турында уйлану” темасына сөйләштеләр, китапханәдәге яңалыклар, “Бердәм уку билеты” республикакүләм проекты белән таныштырдылар.
отдел ртериториального развития
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Мингазова Г.К. һәм Кашапова М.Р. кызы Мөслим лицееның 11 А сыйныфы укучылары өчен "Һөнәр турында уйланулар" исеме астында әңгәмә үткәрде. Китапханәчеләр укучыларны китапханә өлкәсендәге яңалыклар, китап укучыларга күрсәтелүче хезмәт төрләре, шулай ук бердәм китап укучы билеты турында мәгълүмат бирделәр.
Районның оешма һәм предприятиеләре арасында XXVIII кышкы спартакиада башлана
Үзәк китапханә хезмәткәре Вафина Г.З. Мөслим гимназиясенең 9 сыйныф укучылары өчен, ТАССР-ның 100-еллыгына багышлап чара үткәрде. Укучыларны Республика тарихына караган китаплар, вакытлы матбугат белән таныштырды.
Баланлы авыл мәдәният йорты директоры авылның ин өлкән кешеләренең берсе булган тыл ветераны Мансурова Җәннәт апада булып, аны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләп кайтты.