Мөслим лицееның 11 сыйныф укучылары үзәк район китапханәчеләре белән очраштылар. Шайхиева Г.К, Кашапова М.Р. укучылар белән “Профессия турында уйлану” темасына сөйләштеләр, китапханәдәге яңалыклар, “Бердәм уку билеты” республикакүләм проекты белән таныштырдылар.