ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Мөслим лицееның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Файзелхакова Я. Ф. 6 сыйныфлар өчен туган якны өйрәнү музеенда Рәсәй тарихы буенча йомгаклау дәресе үткәрде. Укучылар анда таш гасыр чоры чыганаклары белән таныштылар.

Бадминтон буенча тренировкалар

"Инглиз теле атналыгы" кысаларында Мөслим гимназиясендә "Хәзина эзләү" дигән квест-уен формасында дәрес узды. Укучылар Кыш Бабай яшергән тәмле хәзинә эзләделәр, тик ул хәзинә табар өчен инглиз телендә катлаулы һәм кызыклы мәсәләләр чишәргә туры килде. Балалар югалып калмадылар һәм бар авырлыкларны уңышлы җиңеп чыктылар.

30нчы гыйнвар көнне Мөслим лицее базасында “Ел укытучысы - 2018” һәм “Ел тәрбиячесе - 2018” Республикакүләм конкурсларының муниципаль этабының финал туры узды.


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Опека һәм попечительлек бүлегендә тәрбиягә бала алган әти-әниләребезнең  еллык отчет тапшыру вакыты төгәлләнеп килә.

Мәгариф объектларында  капиталь ремонт эшлэре

26 гыйнвар көнне Октябрь авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә, мәктәп укучылары өчен шагыйрә Әминә Бикчантаеваның тууына 85 ел тулу уңаеннан шигырь бәйрәме уздырды.

24 гыйнвар көнне Октябрь авыл мәдәният йорты үзешчән театр коллективы авыл халкы игътибарына Наил Гаетбай әсәре буенча "Моңнар кайтсын авылга" исемле спектакль тәкъдим итте. Театр тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.

Cәламәтлек саклау министрлыгынын еллык эшчәнлеге буенча коллегия булды.

Рус теле өйрәнәбез


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International