“Ел укытучысы - 2018” һәм “Ел тәрбиячесе - 2018”

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

30нчы гыйнвар көнне Мөслим лицее базасында “Ел укытучысы - 2018” һәм “Ел тәрбиячесе - 2018” Республикакүләм конкурсларының муниципаль этабының финал туры узды. Катнашучылар үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча: Мөслим гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Ч.А. “Ел укытучысы – 2018” бәйгесенең; Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина Д.Р. “Иң яхшы татар теле укытучысы – 2018” бәйгесе; Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбенең химия укытучысы Бәдртдинов А.К.  “Педагогик дебют” номинациясендә; Михайловка балалар бакчасы тәрбиячесе Чубарова Л.И. “Ел тәрбиячесе – 2018” бәйгесенең җиңүчеләре итеп билгеләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International