ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

14 февраль көнне Тугаш авыл мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары белән өстәл уеннары булып узды.

Краснояр авыл клубы мөдире Нәкыя һәм Гатият Абдуллиннарны 61 ел бергә гомер итүләре белән тәбрикләде һәм бәхетле картлык теләде.

12 февраль көнне ТР Фән һәм мәгариф министры Борханов Р.Т. “Мөслим туган як” музеенда.

Елгабаш авылында яшәүче хезмәт Һәм тыл ветераны Хасанова Мөнҗия Мөбәрәкша кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан район хакимиятеннән, җирле үзидарәдән һәм клуб хезмәткәрләреннән котлаулар кабул итте. 

Мизгелдә Изге Вәли көне үтте...

Түбән Кама шәһәренең 15 нче мәктәп базасында “Ел укытучысы – 2018” республика конкурсының зона турында Мөслим гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Хәйруллина, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбененең шулай ук рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Сәрвәрова, Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбененең биология укытучысы Аяз Бәдртдинов уңышлы чыгыш ясадылар.

14 нче февраль көнне Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Рус телле балаларда этномәдәни компетенция формалаштыру аша белем бирүдә нәтиҗәлелеккә ирешү юллары” дигән темага чираттагы семинары узды.

13 февраль көнне Яңа Сәет авыл мәдәният йортында балалар белән Л.Н.Толстойның тормышы һәм иҗатына багышланган әңгәмә булып узды. 

Ярышка әзерлек эшләре бара


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International