14 нче февраль көнне Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Рус телле балаларда этномәдәни компетенция формалаштыру аша белем бирүдә нәтиҗәлелеккә ирешү юллары” дигән темага чираттагы семинары узды. Семинарда укытучылар ике ачык дәрестә рус телле балаларның татарча сөйләшү, аралашу, белем алу күнекмәләрен карадылар. Шулай ук килгән кунаклар “Масленица” бәйрәмендә кунакта булылар. Практик өлешендә укытучылар исә бүгенге көн кадагына суга торган таләпләргә, сорауларга (эш программалары, дәфтәр тотышы, укучыларның язма эшләрен бәяләү) җаваплар алдылар.