ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2018 ел
җомга

       Аграр көллияттә  "Үзеңнән башла" проекты старт алды. Көллият укытучыларының, мастерларның һәм хезмәткәрләрнең эш иртәсе физик күнегүләрдән башланып китә.Тиз арада студентларны да бу проектка җәлеп итү күздә тотыла. Ә хәзерге вакытта укытучылар, мастерлар һәм хезмәткәрләр спортта осталыкларын күрсәтәләр.

  Симәк авыл китапханәчесе Бөтендөнья  су көненә карата "Ромашка" балалар бакчасында әңгәмә үткәрде.

Барыгызны да чаңгыга басарга чакырып калабыз!!!


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

   Әмәкәй авыл китапханәчесе  "Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел # МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН" акциясе уңаеннан өлкәннәргә барып вакытлы матбугат белән таныштырды.

Үзәк китапханә хезмәткәре Аграр көллият укучыларына ""Замана афәтеннән сакланыйк"  дип аталган тәрбия сәгате үткәрде.

    Михайловка авыл китапханәчесе 2 сыйныф укучылары белән музейга экскурсия ясадылар. Балалар туган якның тарихы һәм ветераннары белән таныштылар.

Мари Буләр авыл клубында "Сүнмәс дәрт" сәнгать үзешчәннәренең концерты булып узды.

Бүген “Күбәләк” балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Халыкара су ресурслары көне үткәрде. Б көннең төп максаты – планетада яшәүче һәр кеше су ресурсларны сакларга тиеш. Җирдә, белүебезчә, кеше һәм барлык хайваннар да сусыз яши алмыйлар.

Шефлык дәвам итә..


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International