Аграр көллияттә "Үзеңнән башла" проекты старт алды. Көллият укытучыларының, мастерларның һәм хезмәткәрләрнең эш иртәсе физик күнегүләрдән башланып китә.Тиз арада студентларны да бу проектка җәлеп итү күздә тотыла. Ә хәзерге вакытта укытучылар, мастерлар һәм хезмәткәрләр спортта осталыкларын күрсәтәләр.